Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында “Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә” 4 нче төбәк этномәдәни студентлар конкурс-фестиваленә йомгак ясадылар. Ул Сочида тәмамланган Бөтендөнья яшьләр фестиваленә багышланган иде.
Башта махсус стипендияләргә ия булган студентлар арасында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларны Рәис каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Комиссиясе гамәлгә куйды. Милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен 100 стипендиат үз бүләкләрен алды. Конкурс-фестивальдә ярты меңнән артык студент катнашты. Сайлап алу турларында алар вокал, хореография, инструменталь музыка һәм нәфис сүз номинацияләрендә үз осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурста катнашучыларның иҗатын жюри бәяләде, аңа профессиональ артистлар һәм мәдәният эшлеклеләре керде. Гала-концертта Татарстанның 900 югары уку йорты студенты, шулай ук дөньяның 55 иленнән Бөтендөнья яшьләр фестивалендә 100 кеше катнашты. Җиңүчеләр акчалата сертификатлар алды, аларны үз иҗаты үсешенә сарыф итә алачак.