Шушы көннәрдә Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла тукай исендәге Дәүләт премиясе, шулай ук Станиславский исемендәге халыкара премия лауреаты, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссёры Фәрит Бәкчәнтәев 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге тантана ни рәвешле узган, аны котларга кемнәр килгән? Безнең киләсе язмада.
Кичә юбилярга багышланып бастырылган яңа китапны тәкъдим итүдән башланды. Аның белән китапның авторлары Санкт – Петербург шәһәреннән театр тәнкытьчесе Марина Дмитриевская, һәм Камал театрының әдәби бүлек мөдире Гөлшат Фәттахова таныштырды. Китап Сүнгән йолдызлар спектакле репетициясен язудан башлана. Беренче укудан башлап, премьерага кадәр. Китап Бикчәнтәев уйлый, Бикчәнтәев репетиция ясый, Бикчәнтәев турында сөйлиләр дигән бүлекләрдән тора.
Минем ролем шунда ки, Казанга бер атнага килеп, Фәрит белән бер туктамый сөйләштек. Моннан да озынрак интервью минем тормышымда булмады. Мин бу эшкә бик рәхмәтле. Китапның зур өлешен исемле күрсәткеч алып тора. Китап татар теленә тәрҗемә ителергә тиеш һәм ул ителәчәк тә. Без башта ике телле вариант турында уйлаган идек. Әмма күз алдына китерәсезме 1200 бит.
Бәйрәмне күпләр дулкынланып көтеп ала. Бигрәк тә юбилярның әнисе, шул ук вакытта коллегасы, тормыш укытучысы Наилә ханым Гәрәева куану, горурлану хисләре кичерә.
Әле күз алдында, әтисе Рәфкат абый Бикчәнтәев Казан театр учелищесында безне укытканда, 4 яшьлек Фәритне безнең дәрескә алып килгән иде. Ул почмакта шыпырт кына, безнең актёрлык осталыгы дәресен тыңлап утырды. Менә шул вакытта инде аңа театрга мәхәббәт сеңгән дип сүзен башлады Г. Камал исеменләге татар Дәүләт академия театрының музей җитәкчесе Луара Шакриҗанова.
Безнең бүген бик зур бәйрәм. Тамаша залыннан ук күренеп тора, кемнәрне генә күрмисең. Безнең киң танылган сәнгатькәрләр. Кайдан гына юк, Ырынбурдан Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге театрдан килгән режиссёр, Әлмәт театры, Буадан. Фәрит Бикчәнтәевның бер әңгәмә вакытында әйткәне бар иде, әле узган гасырда, 90нчы елларда, театрга килеп эшли башлагач, Марсель Сәлимҗанов аңа менә шушы Мәхмүт Гәләуның “Мөхәҗирләр” әсәрен укырга бирә. Ул аңа бик ошый. Ләкин ул әйтә мин бу вакытта әле бу зур әсәргә тотынырга әзер түгел идем, ләкин һаман минем уемда, башымда, акылымда, йөрәгемдә йөри иде ди. Һәм менә ниһаять ул үзе дә шул инценировкада катнашып Илтезәр Мөхәммәтгалиев белән бергәләп алар шушындый сәхнә вариантын эшләделәр. Бу безнең тарихыбыз һәм бу бик катлаулы проза әсәре. Менә шушылай сәхнәгә кую алымы аның үзенең тагын бер кат талантын исбатлады. Миңа калса бу бик кирәкле әсәр һәм менә шушы зур юбилейга, әле безнең 1100 еллык бәйрәме дә, татарның, халкыбызның тарихын чагылдырган, бу әле беренче өлеше, ә калган без көз көне күрәбез.
Мин үз гомеремдә никадәр режиссёрлар беләм, шулар арасыннан берничәсен мин даһи дип әйтер идем. Ул Марсель Сәлимҗанов, аның шәкерте Фәрит Бикчәнтәев, шулай ук Празат Исәнбәт, Фәритнең әтисе Рафкат Бикчәнтаев дип сүзен дәвам итте Луара ханым.
Татарстан театрларының барысы өчен дә бүген бәйрәм, зур юбилей. Чөнки алар Фәрит Бикчәнтәев белән күбесе һәрвакыт иҗади берлектә. Ул күп кенә театрларга барып, Башкортостанда да, Татарстанда да спектакльләр куя. Һәм алар, әйтергә кирәк бик зур уңышка ия. Мәсәлән Әлмәт театрында куйган Мирхәйдәр Фәйзинең Ак калфак спектакле. Алар аның белән чит илдәге театраль фестивальләрдә катнашып уңышка ирешә.
Ул бит әле бик бәләкәй вакытта бер-ике спектакльда минем малайны да уйнады. Шуңа күрә ул минем малай. Бик итәгатьле кеше, бик тәртипле. Аллага шөкер театрның Фәрите бар, бүгенгесе көндә әйбәт режиссёрларны табу бик авыр.
Дүрт ел уку дәверендә мин сездән өйрәнәм, ә үзем белгәннәрне бөтенсен дә сезгә өйрәтергә тырышырмын дип һәрвакыт әйтә иде ди Камал театры артисты Алмаз Гәрәев.
Юбилей көненә җитеп, шундый олпат, олуг шәхес булуына карамастан, безне яшьләрне дә үз тиңе итеп күреп, сөйләшеп, аралашып эшләүенә без чын күңелдән рәхмәтлебез. Бүген дә без аны җыелып менә труппа белән котлаганда, шәкертләрен генә санадык 37 кеше театрда эшлибез икән. Гадәт бар бит инде тәиле сый ул торт була туган көндә. Бездә аңа торт әзерләдек, матур котлау әзерләдек. Шул котлауларны кабул итеп бетергәч ул шәмнәрне сүндергәндә ул болай ди: Теләк бер генә инде әлеге труппа белән озак озын еллар сәламәт булып эшләргә, яшәргә язсын ди.
Режиссёрлык таланты бик сирәк кешегә бирелә, алтмышлап актёр була театрда, ә режиссёр берәү генә. Шуңа күрә дә бөтен татар халкы, сәнгать дөньясы аны бик хөрмәт итә. Әмма ул бик тыйнак кеше, зурдан кубып юбилей үткәрми, хәтта фойедагы аңа багышланган күргәзмәне дә кирәкми дип саный. Минем өчен зур бүләк, тамашачыма яңа спектакль күрсәтү ди ул. Һәм шуңа да үзенең кабатланмас режиссёр алымнары ярдәмендә куелган спектакль белән дәвам итте юбилей кичәсе.
Алия Галиуллина, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.