Менделеев шәһәренең дизайн-кодын -график билгеләнешен сайлап алдылар. Бу кече шәһәр өчен уникаль вакыйга. Гдәттә дизайн кодын миллионлы зур шәһәрләр өчен ясыйлар. Калада яшәүчеләр тәкъдим ителгән вариантларны чагыштырып сайлады.
Менделеев — үз дизайн-кодын эшләргә карар кылган беренче кечкенә шәһәр.
Залда-җәмәгатьчелек вәкилләре, элемтә өчен – Мәскәү архитектура бюросы командасы. Берничә атна бергәләп шәһәрнең ничек яшәве, нәрсәне һәм ничек үзгәртергә кирәклеге, үз йөзен саклап калу турында фикер алыштылар. Күмәк тырышлык белән шәһәр өчен мөмкин булган дизайн-код вариантлары барлыкка килде. Беренчесе-Ушков плитәсе. Химия сәнәгатенә нигез салган Ушковлар күп еллар элек плитәләрне нәкъ менә биредә җитештергән. Химиклар каласының йөзен молекула яки М хәрефе рәвешендә сүрәтләргәме? Шәһәр халкы тарихи үрнәкләргә таянып, дизайн кодын үзе сайлап алды.
хәтта велосипед юллары интерьерына да туры килергә тиеш.
Язны көтеп тормаска исәпләре. Менделеев халкы беренче бизәкләрне Яңа елны каршылаганда үк күрә ала.
Эльмира Җәләева, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары, Менделеев шәһәре.