Татар авыллары, аның кешеләре, өлкәннәрнең тормыш турындагы фәлсәфи уйланулары, ялгызлык, якты киләчәк хакындагы хыялларга бәйле истәлекләр.
Бүген Камал театрында “Хуш авылым. Хыял» документаль спектакленең премьерасы була. Исегезгә төшерәбез, премьераның беренче өлеше узган ел декабрь аенда булды. Спектакльнең авторы һәм режиссеры Айдар Җаббаров Татарстанның 20дән артык авылларында булып, анда яшәүче өлкәннәрнең сүзләрен бөтенләй үзгәртмичә, сәхнә әсәре иҗат итә һәм ул халыкка вербатим жанрында тәкъдим ителә. Премьера 14 нче февральгә кадәр Камал театрның Кече залында күрсәтеләчәк.