Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны соңгы юлга озатты. Хушлашу мәрасиме Галиәсгар Камал исемендәге театр фойесында узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Раушания Юкачева 1959 елның 18 февралендә Питрәч районы Күн авылында туган. Казан театр училищесын тәмамлагач, ул Әлмәт театрында эшли башлый. 1983 елда Камал театрына күчә.
Театрның бүгенге репертуарында зур уңыш белән барган “Гөргөри кияүләре”ндә Кәтернә, “Ак калфагым төшердем кулдан” спектаклендә Клара Измайлова, “Исәнмесез?!дә Хәнифә рольләре аның иҗат биографиясендә генә түгел, татар театр сәнгате тарихы битләрендә дә күренекле урын алган гүзәл образлар булды.
Раушания Юкачева үзе вәсыть итеп карлдырганча, туган ягы- Питрәч районынының Күн авылында җирләнде.