Татар китабын заман шартларына яраклаштырып укучыга җиткерү өчен нинди генә ысуллар уйлап табылмый. Алар арасында укучыга кесә китабын тәкъдим итү проекты да бар. Бу хакта тулырак хәбәрчебез Мөршидә Җиһан видеоязмасы.
«Татмедиа» бинасында ачылган әдәби кафеда ел буе бер-бер артлы кесә китаплары тәкъдир ителде. Аеруча “Казан утлары” журналы авторлары белән даими таныштырып бардык. Шушы көннәрдә “Сәхнә” журналы да заман таләпләренә яраклаштырып кесә китаплары тәкъдим итә башлады. Беренчесе – “Хур кыз”лары романы.
Китап ның тышыннан ук аның каршылыклы атамага ия булуы сизелә. Хур кызлары» романы киң җәмәгатьчелектә дөнья масштабындагы проблемага игътибар юнәлтүче әсәр буларак кабул ителә дип шәрехләде Зиннур Мансуров. Ә Мансур Гыйләҗев фикеренчә, «Котычкыч тема. Дөньяви. Хатын-кызның язмышы фаҗигагә әйләнә икән, без ахырзаманга якынлашабыз, дигән сүз». Ә җайсыз темага роман язарга нәрсә этәргән?
Темасы җайсыз булса да чынбарлык. Чирен яшергән үлгән дип өйрәтә халкыбыз мәкале. Әсәрдәге геройларның исемнәре дә очраклы түгел. Кызу канлы Владимир Вольфович та, татар халкының символ исемнәренең берсе Зөбәйдә дә бар.
“Хур кызлары”н тәкъдим итүдә язучының каләмдәшләреннән тыш журналистлар, якташы Гөлсинә Шакирова һәм җырчы Резидә Төхфәтуллина да катнашы.
Китап тәкъдим итү әдәби кафеда булгач чәй өстәле янында дәвам итүе дә табигый. Чәй белән китап дуслыгы татар булган җирдә тарих белән расланган.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары