«Татмедиа»ның конференцияләр залында «Әхсән хатлары» китабын тәкъдим итү чарасы булды. Китап авторы – халык шагыйре Равил Фәйзуллин.
Китапта Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдиновның Равил Фәйзуллинга язган хатлары тупланган. Язмаларда үткән гасырның рухи яшәеше, әдәбият-сәнгать дөньясы, шәхесләр турында бәян ителә. Интернет заманында хатлар язышу, рәссам һәм шагыйрь арасындагы иҗади дуслык – яңа буын өчен үрнәк.
Чарада Әхсән Фәтхетдиновның чордашлары, сәнгать белгечләре, рәссамнар, язучылар катнашты. Фойеда Әхсән Фәтхетдинов эшләреннән торган күргәзмә дә тәкъдим ителде.