Яңа диагностик эшләнмәләр, үсеп килүче буынны укыту, төзелеш, аеруча куркыныч җинаятьләрне ачу. Боларның барысы артында көн саен төрле өлкәләрдә хезмәт куючы кешеләр тора.
Алар-табиблар, укытучылар, төзүчеләр, юристлар, башка мактаулы һәм кирәкле һөнәр ияләре. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Кремлендә хезмәт алдынгыларына, мәдәният-сәнгать хезмәткәрләренә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Илледән артык кеше медальләр һәм атказанган исемнәргә лаек булды.