“Татар-информ” агентлыгында үсемлекләрне химик саклау препаратларын җитештерү буенча Россиядәге иң зур компания фирмасы эшчәнлеген яктырткан журналистлар бүләкләнде.
Конкурста, хезмәттәшебез «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесе Булат Шакиев та катнашты. Ул күп тапкыр предприятие хуҗалыклары һәм җир эшкәртүнең заманча технологияләре турында сюжетлар әзерләде. Компания авыл хуҗалыгын заманча үстерүдә актив эшли. Безнең телерадиокомпаниянең бу темага багышланган материаллары иң көчле дип табылды, хезмәттәшебезне котлыйбыз.