Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалаштыруга ярдәм итү фондының Күзәтү советы рәисе Сергей Степашин Татарстанның Хисап палатасында булды.
Ул «Император православие Палестина җәмгыяте» Халыкара иҗтимагый оешмасы рәисе буларак, аерым кешеләргә дәүләт бүләкләрен тапшырды. Әлеге оешманың Татарстанда да төбәк бүлеге бар. Бүләкләнүчеләр арасында — җәмгыять вәкилләре, шулай ук мәдәни-тарихи мирасны саклауга өлеш кертүчеләр бар. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Бөек князь Сергей Александрович истәлегенә мактау билгесе белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Без биредә республика хөкүмәтендә, парламентта һәрвакыт Халыкара элемтәләр белән генә шөгыльләнмәдек, ә Россия һәм Татарстанның эчке мәнфәгатьләре өчен дә тыгыз элемтәдә торып эшләдек. Минем эшемә югары бәя бирүләре өчен рәхмәтем зур, әлеге юнәлешләрдә киләчәктә дә кызыксынып, актив эш алып бару өчен бар көчемне куярмын.»