Утильгә җибәрүдән коткардык һәм яңадан торгызырга булдык. Зөядә волентерлар 69нчы елгы дебаркадерны реставрацияләүгә алынган. Бу игелекле эш Татарстанның шәһәр саклау хәрәкәте кысаларында «Том Сойер Фест» фестивалендә башланды. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында.
Җыр юлдаш булганда эш җиңелрәк тә, мавыктыргыч та бара. Биредә үткән гасырның 60 нчы еллары дебаркадеры реставрацияләнә. Ул элек Локомотив пляжында торган һәм елга техникумының тренировка базасы булып хезмәт иткән, әмма хәзер – ул Зөя ярында уникаль экспонат.
Том Сойер Фест-Бөтенроссия волонтерлык хәрәкәте, ул матурлык өләшә. Кыйммәтле һәм борынгы корылмаларны реставрацияли. Фестиваль инде 7нче тапкыр уза. Бу вакыт эчендә активистлар Казандагы 16 йортының тышкы кыяфәтен яңартты.
Ике катлы агач дебакадер-музей-тыюлык коллекциясендә яңа экспонат. Анда иркен бүлмәләр дә, хәтта мунча да бар, әмма аның тышкы һәм эчке күренеше — реставрациягә мохтаҗ.
Планда-фасадны буяу, бүлмәләрне төзекләндерү. Беренче катта суднолар моделе түгәрәге һәм ишү клубы ә икенче катта музей була.
Һәркем масштаблы проектның бер өлеше була ала. Моның өчен «Том Сойер Фест» социаль челтәрләренә язарга кирәк.
Ангелина Морозова, Ринат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары.