Бөек Ватан сугышында Җиңүгә зур өлеш керткән предприятиеләргә Хезмәт фидакарьлеге дигән мактаулы исем бирелә. Әлеге исемгә дәгъва итүчеләр арасында Казандагы оптика-механика заводы да бар.
Бу предприятие бары тик төгәл җайланмалар җитештерүгә исәпләнгән, оптика заводында башкача була да алмый. Продукция оборона сәнәгатендә киң кулланыла.
Заводның кайбер цехларында әлегә кадәр Совет чоры станоклары эшли. Сугыш елларында предприятие Татарстан башкаласыннан кыр артиллериясен, хәрби-диңгез флотын һәм авиацияне оптик приборлар белән өзлексез тәэмин итте. Казанышлары Ленин ордены белән бәяләнде.
Тылда да Җиңү өчен көрәш каты була. Фронтка китүчеләрне яшьләр алыштыра. Сугыш азагына аена 25 мең бинокль җитештерәләр. Аларны җыю өчен заводта яңа конвейер илдә беренче булып ачыла.
Эшчеләр Бөек Ватан сугышының катлаулы чорында җитештерүдә батырлык күрсәтә. Оптика-механика заводы хезмәт фидакарьлеге предприятиесе исеменә дәгъва кыла. Ул республика президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән гамәлгә куелды. Әлеге исем предприятиеләрнең Бөек Җиңүгә керткән зур өлешен бәяләргә мөмкинлек бирә.
Вадим Струминский, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.