Татарстанда өлкән яшьтәге гражданнарның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча 5 нче октябрьдә «Хатын-кызлар игътибары» дип исемләнгән кайнар линия эшли.
Телефон номеры экранда күрсәтелгән. Шулай ук хәбәрләр WhatsApp мессенджеры аша кабул ителә. Консультацияләр сәгать уннан башлап, көндезге өчкә кадәр үткәрелә.Кайнар линия Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән берлектә, Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе тарафыннан оештырылган.
Телефон номерлары: 8(843)236-00-71
WhatsApp мессенджеры аша 8(939)345-37-50