Хатын-кызларның хезмәтен саклау, хезмәт хокуклары һәм гарантияләре мәсьәләләре. «Хатын-кыз игътибары» кайнар линиясе буенча фикер алышуда шушы сораулар игьтибар үзәгендә булды. Аны «Мәрхәмәт — Милосердие» депутатлар берләшмәсе вәкилләре оештырды. Әлеге чара «Бердәм Россия » партиясенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә узды.
Татарстанлыларның сорауларына телефон аша « Мәрхәмәт — Милосердие» берләшмәсе әгьзалары, республикадада кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, шулай ук Татарстан профсоюзлары федерациясе вәкилләре җавап бирде. Иң күп сораулар авыл җирләреннән алынды. Пандемия чорында хатын-кызларны эшкә урнашу, хезмәт хакы һәм үз квалификацияләрен күтәрү мөмкинлеге борчый. Телефон аша аралашуның беренче сәгатендә генә дә кырыкка якын мөрәҗәгать керде. Барысы да алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.