Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе элмә такталардагы хаталарны ачыклау буенча конкурс игълан итте.
Шул уңайдан “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе үтте. Татарстан Фәннәр Академиясенең тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин һәм әйдәп баручы фәнни хезмәткәр Рифат Мирхәев конкурсны уздыру тәртибе, шартлары белән таныштырдылар. Конкурс 1 февральдән башлап 1 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Анда катнашучылар топографик билгеләр, элмә такталардагы хаталарны видеосүрәткә төшереп, конкурс комиссиясенә тапшырырга тиеш. Иң актив катнашкан 10 кеше дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә. Институт белгечләре хаталарны төзәтү өстендә эш алып барачак.
Ким Миңнуллин Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры