Халыкның яшәү көчен, батырлыгын һәм кодрәтен күрсәтә торган спорт төре — ул көрәш.
Бүгенге көндә милләтебезнең йөзек кашы булган татар көрәше буыннан буынга, әтисеннән улына тапшырылучы ядкарь. Ул кемлегебезне күрсәтер өчен дә, дөньяның төрле почмакларында сибелеп яшәүче татарларыбызны берләштерү өчен дә хезмәт итә.