Кәрим Тинчурин исемендәге 10 нчы халыкара заман милли драматургия театр фестиваленең йомгаклау өлеше түгәрәк өстәл артында узды.
Бер атна дәвамында төрле театр коллективлары тарафыннан тәкъдим ителгән спектакльләргә карата язучылар, театр әһелләре, тәнькыйтчеләр, актёрлар фикер алышты. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, ярдәме белән үткәрелә. Татарстан Республикасыннан һәм Россиядән 12 профессиональ театр катнашты. Дуслык һәм иҗат атмосферасы хөкем сөргән фестивальне катнашучылар үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданы итеп кабул итә.