Бүген Халыкара укытучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган, Казан экспо халыкара күргәзмә үзәгендә тантаналы чара уза. Анда Республика рәисе Рөстәм Миңнехановның катнашуы көтелә. Чарада 750 дән артык кеше катнаша, шул исәптән бөтен республикадан укытучылар, мәгариф оешмаларының җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары. Тантаналы чара кысаларында мәгариф өлкшсенә зур өлеш керткән иң яхшы укытучыларгаа һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә дәүләт бүләкләре тапшырыла.Укучыларны бәйрәм белән эстрада аритслары котлый.