Казанда рус теле туган тел булмаган укучылар арасында рус теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр ачыкланды.
Алар — Татарстан, Чувашия, Мордовия, Әстерхан, Пенза, Казахстан, башка төбәкләрдән килгән 8-11 сыйныф укучылары. Олимпиада берничә этап: язма һәм телдән биремнәрне үтәүне үз эченә алды. Язма турда балалар үзләренең фонетика, лексика, фразеология, стилистика һәм сөйләм теле буенча белемнәрен күрсәтте. Шулай ук олимпиадада катнашучыларның ялын да күңелле итеп оештырдылар. Укучылар Казан музейларында, Зөя утрау-шәһәрчегендә булдылар, башкаланың истәлекле урыннары белән таныштылар. Александр Сергеевич Пушкин исеме белән бәйле истәлекле урыннарны карадылар. Олимпиадада Россиянең 20 төбәгеннән һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләреннән 200 дән артык укучы катнашты.