8 март җитә. Шул уңайдан халыкара хатын-кызлар көне белән, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады.
Кадерле хатын-кызлар!
Язның бу күркәм бәйрәме ягымлы сүзләргә, сөенечле елмаюларга, ихласлылыкка гаять бай. Хатын-кызларга хас булган шәфкатьлелеккә, юмартлыкка ихтыяҗ һәрчак бик зур.
Хатын-кызлар төрле өлкәләрдә – мәгарифтә һәм мәдәнияттә, фәндә һәм эшкуарлыкта, сәнәгатьтә һәм дәүләт идарәсендә эшли. Бик күпләрегез ирләр белән беррәттән җаваплы вазыйфалар башкара. Хәзерге көндә сез җиңмәслек кыенлыклар юк дип, ышанып әйтергә мөмкин.
Бөек Ватан сугышы авырлыкларын кичкән мөхтәрәм хатын-кыз ветераннарыбызга, сугыш чоры балаларына, шулай ук махсус хәрби операция вакытында бүген Россияне саклаучы солдат һәм офицерларның аналарына, хатыннарына чиксез хөрмәтебезне, теләктәшлегебезне белдерәбез. Хәрби хезмәттәге хатын-кызларга, социаль һәм медицина өлкәләрендә эшләүче, балаларга белем һәм тәрбия бирүче, аларның сәләт-мөмкинлекләрен үстерүче укытучы ханымнарга-туташларга рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Без сезнең белән горурланабыз!
Сезгә бәхет, күңел күтәренкелеге, нык сәламәтлек, якты өметләр, иминлек һәм уңышлар телим!