Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 25 томлык «Татар халык иҗаты» нәшер ителде
Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан әзерләнгән 25 томлык «Татар халык иҗаты» академик басмасының 9 томы дөнья күргән. Җыентык татар халык авыз иҗатының барлык жанрларын үз эченә алган.
“Татар халык иҗаты” фәнни югарылыкны саклап, заман таләпләренә туры китереп киләчәк буыннарны күздә тотып төзелгән.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.