Татарстан Дәүләт Советы депутаты, халык язучысы Ркаил Зәйдулланың “Сунар” исемле китабы басылып чыкты. “Татмедиа» бинасындагы «Әдәби кафе»да яңа китап чыгу уңаеннан автограф-сессия булды. Китапта проза әсәрләре – халкыбызның бүгенгесе, үткәнен сурәтләгән хикәя-бәяннәре, публицистик язмалары, борыңгы шәхесләр, замандашларыбыз турында гыйбрәтле һәм кызыклы вакыйгаларга нигезләнгән миниатюралары тупланган. Китап 1 меңңән артык тираж белән басылып чыкты. Халык күңеленә үтеп керә алган әсәр татарлыкны, милли җанны саклап калу өчен өлеш кертә, дип саный Татарстанның халык шагыйре.
Ркаил Зәйдулла Татарстанның халык язучысы