«Идел-йорт» һәвәскәр театрлар бәйгесе ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү. Шамил Закиров исемендәге ХХIнче “Идел-йорт” театр коллективлары төбәкара конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасыннан безнең репортаж.
Юкка гына сәхнә ару-талуны оныттыра, авырулардан савыктыра, дип әйтмиләр. Һәвәскәр катнашучылар башкару осталыгын чарласа, куючы режиссёрлар исә ижади мөмкинлекләрен камилләштерә. Бәйгедә 100дән артык үзэшчән театр коллективлары көч сынаша. Финалга чыккан 12 коллектив үз спектакльләрен Казанда күрсәтте. Алар арасында Краснодар, Самара, Ырынбур, Ульян өлкәләре, Чувашия, Башкортстан, Татарстан республикалары театрлары бар. Катаншучылар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу жюри әгъзалары өчен җиңелләрдән булмый әлбәттә. Әмма фестивальгә төпле караш белән, бар күңелен биреп эшләүләре нык сөендерә ди жюри рәисе.
Жюри әйтүенчә елдан – ел катнашучылар остара, һәвәскәрдән профессиональ дәрәҗәгә үсә . Шуңа күрә быел ике театр төркеменә Гран – при бирергә булганнар. Беренче Гран-при белән Флорид Бүләков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән «Сөясеңме-сөймисеңме?» спектакле өчен Башкортстан Республикасы Кушнаренко районының «Мизгелләр» татар халык театры бүләкләнде.
Икенчесе Гран-прига «Казан егетләре» спектакле өчен Татарстан Республикасы Питрәч районы мәдәният йорты каршындагы «Балкыш» халык театры ия булды.
21нче «Идел-йорт» бәйгесенең финал этабы йомгаклары буенча җиңүчеләргә Лауреат исемнәре һәм һәр номинация буенча акчалата сертификатлар тапшырылды. Бүләкләү тантанасын дәвам итеп Питрәч районы мәдәният йорты каршындагы «Балкыш» халык театры инде Гран-при дәрәҗәсендә Камал театры сәхнәсеннән үзенең спектаклен тәкъдим итте.
Алия Галиуллина, Ренат Сәхибгәрәев, Татарстан яңалыклары