Кайгылы хәбәр. Каты авырудан соң, 72 нче яшендә Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге республика Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин вафат булды. Ул озак еллар «Яшь ленинчы» «Сабантуй» газетасын җитәкләде. Татарстан Балалар фонды рәисе булып эшләде. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.