2021 елның мөһим вакыйгасы җанисәп алу тәмамланды. Татарстан җанисәптә катнашу ягыннан лидер төбәкләр исемегендә.
Татарстан Президенты ассызыклаганча, Бөтенроссия халык санын алу – бик мөһим вакыйга.
Президент ассызыклаганча: «Кешеләрне борчыган мәсьәләләрнең, аларның яши торган структураның, нинди булуын төгәл аңларга кирәк».- Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Республика территориясендә халык санын алуны оештыруның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Республикада бөтенроссия халык санын алу кампаниясе нәтиҗәле рәвештә үткәрелде. Мин ихластан оештыручыларга , аеруча муниципаль район җитәкчеләренә, Татарстанстат хезмәтенә рәхмәтемне җиткерәм.»