Бөтенроссия халык санын алу 14 нче ноябрьгә кадәр дәвам итә. Ул милләтебез тормышында да мөһим вакыйгаларның берсе. Дин әһелләре дә әлеге чарада актив катнашырга, җанисәп алуда һәр сорауга ныклап уйлап, төпле җаваплар бирергә чакыралар. Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин да халык санын алуда катнашты.