Халкыбызның атаклы шагыйрьләре, язучылары белән төрле форматта таныштыру, аларның иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен булдырылган Такташ FEST проекты.
Такташны hәр буын үзенчә кабул итә, үзенчә ача. Вакыт үткән саен без аның нинди хыяллар белән яшәгәнлеген, нинди үкенечләр кичергәнен, безгә нинди фикерләр җиткерергә теләгәнлеген тирәнрәк аңлыйбыз. Халкыбызның атаклы шагыйрьләре, язучылары белән төрле форматта таныштыру, аларның иҗатын тирәнтен өйрәнү өчен булдырылган Такташ FEST проекты белән танышканнан соң шундый фикергә киләсең.
Әлеге проектның идеясе узган елда ук хуплана. Барыбызга да якын булган Һади Такташ иҗатыннан башланып китә. Әлеге зур, дәвамлы проектның бер өлеше булып Билгеле/билгесез Такташ дип исемләнгән лекторий була. Әлбәттә Такташның күп кенә әсәрләре белән мәктәп эскәмиясеннән таныш без. Ләкин Һади Такташ кебек шәхесләр иҗатының асылына төшенү, төптән өйрәнү һаман дәвам итә. Димәк, һәрбер кешенең күңел түренә кереп калган ул.
Такташ бәхетле шагыйрь, чөнки аның турында үзе исән чакта ук монография языла. Совет чоры белән шәхес югылмый, әле дә татар әдәбиятының сафында, хисләребезне калкытып, фикерләр уята. Яңадан Такташ чорына кайттык дип хис итәбез, әле дә мәкаләләр языла, олы буын аны яттан белә, яшьләр исә үзләренчә ача.
Гомумән, бу эш проект буларак кына калмас, гадәткә кергән көндәлек эшләрәбәз сыман, бөек шәхесләр иҗаты белән кызыксыну да гадәти күренешкә әверелер. Ә кызыксынырлык, төптән өйрәнерлек тарихыбыз, шәхесләребез бихисап.
Алия Галиуллина, Александр Решёткин, Татарстан яңалыклары.