Халкыбызның яраткан, мәшһүр артисты Наил Дунаевны соңгы юлга озату мәрасиме узды. Хушлашу Галиаскар Камал театрында үтте. Бирегә аның яраткан тамашачылары, театр, сәнгат әһелләре килгән иде. Наил Дунаев Курган зиратында җирләнде.
Наил Дунай башкарган рольләре санап кына китсәң дә, аның исәбе-саны юк. «Көзге ачы җилләрдә»- Ибраһим, Мирвәли- «Өч аршын җир», Акъегет-«Ай тотылган төндә», Гефест «Ташлама утны, Прометей!», Гаяз — «Чаткылар», Мирзахан — «Ташкыннар», Нияз — «Соңгы хат», Марат — «Туй алдыннан», әсәрләрендәге образларны күз алдына китергәч тә Наил Дунайның бөеклеген раслап булыр иде. Ә андый рольләре аның бихисап булды.
Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай) 1937 елның 3 маенда Татарстанның Зәй районы Әхмәт авылында туа. Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлады. Төрле планда төп рольләр башкаручы киң диапазонлы танылган артист. Күп кенә сәхнә образларыннан аның иҗади йөзенә хас булган ягымлы зыялылык бөркелә, берүк вакытта алар көчле кичерешләр һәм хисләргә тулы эчке киеренкелек, ышандыру көче белән сугарылган. Актерлык хезмәте белән бергә театр өчен пьесалар тәрҗемә итте. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында актерлык осталыгы буенча укытты.
Бөек артистны, спектакль тәмамланганнан соң аякүрә басып кул чапкан кебек, соңгы юлга да, тамашачылар баш иеп, кул чабып озаттылар! Дунаев Николай Иванович (Наил Дунай)Казан шәһәре Курган зират комплексы зиратында җирләнде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.