Киң күңелле халкыбыз берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә. Биектау районы Дөбъяз авылында гомер итүче әбиләр-апалар маскировка сеткаларын үрә. Айзилә Батырханова алар белән күрешеп, аралашып кайтты.
“Крестикка менә шулай ике тапкыр бәйлибез.. Әлфия Садриеваның кулы кулга йокмый. Бу эштә иң мөһиме күңел җылысы һәм тизлек ди ул.
Хәрбиләрнең гомерен саклап калу өчен әнә шулай көн-төн хезмәт куя Дөбъяз авылы әбиләре һәм апалары! Бер көн эчендә төрле үлчәмдәге бер сетка үреп бирә алар.
Гомере буе балаларга белем биргән Хәлидә Спиридонова волонтерлар агымына беренче көннәрдән үк килеп кушыла.
“Бөтенебез бертугннар булып, шушы эшкә кушылып киттек тә, сихерләндек. Берничек тә аерылып булмый хәзер. Менә бер генә көн килми калсак та, ниндидер гаеп эш эшләгән кебек булабыз инде үзебезчә…”
Баштарак юрганнар, мендәрләр, эчке киемнәр дә тегеп җибәргәннәр. Солдатларның тамаклары тук булсын дип токмачлар да җәеп җибәрә идек дип сөйләде Хәлидә апа.
«Күңел тынычлыгы алып кайтам, шушында килгәчтен. Бик әйбәт инде. Бердәмлек белән эшлибез”
Бердәмлек һәм изге дога…Челтәрләрне үреп, яхшылап төргәннән соң, апалар дога кылып, изге теләкләрен әйтәләр.
Барлыгы 40 волонтер биредә армый-талмый игелекле эш башкара. Үзең белгәнне башкаларга да өйрәтү зур савап! Дөбүязлылар Якын-тирәдә урнашкан Мәмдәл, Суксу, Айбаш, Битаман, каенлык авыллары апаларын да челтәр үрергә өйрәткәннәр.
“Чакырып калам… кирәк булса мастер-класс үткәреп кайтабыз”
Айзилә Батырханова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.