Kazan Digital Week форумына хакатоннар әзерлиләр. Беренче җиңүчеләр дә билгеле. Мәктәп укучылары, студентлар мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен үстерүгә юнәлдерелгән инновацион IT-карар проектларын булдырды.
Россия төбәкләреннән барлыгы 29 команда.
Өлкән лига программистлары арасында -Татарстан, Марий Эл, Башкортстан вәкилләре. Хакатонның приз фонды -300 мең сум. Җиңүчеләр KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумына чакырылган, шулай ук Татарстан Фәннәр академиясендә стажировка узу мөмкинлеге ала.