Татарстанның дәүләт ветеринария учреждениеләре хайваннарга котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый башлады. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ветеринария белгечләре вакцинация ясау өчен торак пунктларга чыга. Соңгы елларда Татарстанда хайваннарның котыру белән авыру очраклары кимегән. Моңа профилактик чаралар, шул исәптән барлык хайваннарны вакцинацияләү, йорт хайваннарына максималь вакцинация ясау, кыргый хайваннар санын исәпкә алу чараларын оештыру ярдәм итте.