«Казан» халыкара аэропортыннан хаҗга баручы беренче төркемне — 48 мөселманны олы сәфәргә озаттылар.
Барлыгы быел республикадан Татарстанның рәсми хаҗ операторы аша 1800 кеше хаҗ кылачак. Соңгы төркем 22нче июньдә юлга чыгачак. Хаҗилар Татарстанга 5 нче июльдә кайта башлаячак. Хаҗиларны төрле белгечлектәге 20 табиб озата бара.Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.
Әзерлек барышында хаҗилар Татарстан мәчетләрендә махсус курслар кысаларында укулар узды.Беренче төркемне озатырга Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин килде.