Казандагы “Хәзинә” галереясендә “Яз. Җәй. Көз. Кыш. Көнбатыш Европа сәнгатендә аллегорияләр” дигән күргәзмә ачылды.
Экспозициядә Ольга Затееваның әсәрләре урын алган. Аның үрнәгендә 16 нчы 20 нче гасырлар чорында “Ел фасыллары” темасы аллегорик сюжетларда чагылыш тапкан. Бу вакытларда рәссамнар, сынчылар аерым композицияләр дә, тулы сюжетлар да иҗат иткәннәр. Күргәзмәдә 16 нчы17 нче гасыр Нидерланд , Италия һәм Франция осталарының гравераларының тулы серияләрен күрергә мөмкин. Экспозициядә шулай ук фил сөягеннән һәм фарфордан ясалган әйберләр дә тәкъдим ителгән. Күргәзмә 21 нче июньгә кадәр эшләячәк.