ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яндекс. Еда» һәм Delivery club сервислары курьерлары белән аралашу өчен урамда туктады. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә азык-төлекне өйгә китерү хезмәте популярлашып барганлыктан, курьерларының эше гаять тыгыз. «Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять аркасында алар тормышны тәэмин системасының бер өлешенә әверелде һәм „алгы сызыкта“ эшләүчеләр сафына кушылды», — диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.