“КАЗАН ЭКСПО» ХАЛЫКАРА КҮРГӘЗМӘ ҮЗӘГЕ- Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, катастрофалар медицинасы һәм башка махсус бүлекчәләр хезмәткәрләренең масштаблы өйрәнүләре урынына әйләнде.
Максат — киләсе атнада башкаллабыз казанда узачак «Россия-Ислам дөньясы» форумы алдыннан ашыгыч ярдәм күрсәтү күнекмәләрен эшләү. Укулар нәтиҗәләре буенча барлык хезмәтләр күнекмәләрне эшләде.
Исегезгә тиөшерәбез, “Россия-Ислам дөньясы: KazanForum Казанда 18-19 нчы май көннәрендә узачак.
Россия Президенты Владимир Путин указы нигезендә әлеге чара федераль дәрәҗәдә оештырыла.
Казандагы халыкара форумга Россиянең 59 төбәгеннән, 64 илдән 6 меңнән артык кеше килүе көтелә.Анда үзара хезмәттәшлек, ислам банкингы, кануннар, транспорт һәм логистика, туристлык, инвестиция, спорт мәсьәләләре күтәреләчәк.