Актаныш раойнында яшь юл хәрәкәте инспекторлары- район юхиди хезмәткәрләре белән бергәлектә балаларга автобуста йөрү кагыйдәләрен искәртте.
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең яшь юл хәрәкәте инспекторлары укучы балаларны автобусларга утырта. Автобуста йөрү кагыйдәләрен укучыларга еш аңлата яшь инспекторлар. Кечкенәләр белән тәрбияви чарларны да еш оештыралар.
Алмаз Ханов автотранспорт предприятиесендә инде 33 ел хезмәт куя. Соңгы берничә елын ул мәктәп маршруты буенча балаларны йөртә. Балалар иминлеген беренче урынга куеп, барлык юл кагыйдәләрен үтәп йөрергә тырышабыз ди үзе.
Мәктәп маршрутлары буенча йөрүче автобуслар район юхиди бүлегенеең дә һәрвакыт игүтибар үзәгендә, алар тарафыннан автобуслар даими тикшерелә.
Яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән уздырылучы мондый чаралар зур әһәмияткә ия. Район юлларында йөрүче балаларның иминлегенә игътибарны киметергә ярамый ди юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе хезмәткәре.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыкалры, Актаныш районы.