Татарстан яңа гасыр каналы берничә ай тамашачылары өчен Яңа ел бүләге — «Хәситә» мюзиклын әзерли. Әсәрнең исеме татар хатын-кызларының борынгы бизәнү әйбере булган хәситәгә кыйммәтле ташлар, тәңкәләр белән бизәлгән тасмага багышлана. Шулай да Яңа елны республикабызга Дакар юлларын узган , «КАМАЗ-мастер» экипажы алып килә. Милли ядкарь белән республикабызга күп җиңүләр китергән КАМАЗ машиналары арасында нинди бәйләнеш бар? Тулырак алдагы сюжетта.
Кичә мюзиклның төп сценаларының берсе төшерелде. «КАМАЗ-мастер» спорт автомобильләре яңа ел өчен махсус бизәлде.
Шулай ук Кыш Бабай һәм Кар кызы да чакырулы. Кыш бабай да гади генә түгел, ак чәчле, сакаллы бабай — 5 тапкыр “Дакар-ралли” җиңүчесе. Ә Кар кызы – Чаллыдан. Шәһәр мэрының матбугат секретаре Римма Мөхәммәтҗанова.
Мюзиклның ахыргы өзеге төнлә белән суыкта урамда төшерелде. Махсус моның өчен Казан күперләренең берсе вакытлыча ябылып торды, Матур кадрлар килеп чыксын өчен күп нәрсәгә түзәргә туры килә.
Төп рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары Салават һәм Гүзәлем Миннехановлар һәм тагын күп кенә танылган артистлар катнаша.
Бәйрәм алдыннан гаилә шушы буыннан-буынга күчкән кыйммәтле ядкарен югалта. Шулай гаилә таркалу чигенә җитә. Тамаша кечкенә Әминә белән булган маҗараларга үрелеп бара. Әмма яңа ел могҗизалы бәйрәм. Тамашаны 31нче декабрь кичендә карарга мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.