Пушкин мәдәни үзәге сәхнәсендә, күренекле татар шагыйре Хәсән Туфанның тормышы һәм иҗаты турында, “Ерак йолдыз яктысы” дип исемләнгән спектаклен рус һәм татар телләрендә тәкъдим ителде.
Режиссеры, Россиянең атказанган артисты Рәшит Заһидуллин. Әлеге спектакләрне күп кенә татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар, Республиканың Дәүләт Советы депутатлары да карады.
Спектакль төп геройның һәм аның тугры тормыш иптәшенең бөек мәхәббәте турында уйландыра. Аларның мәхәббәте бөтен спектакль аша уза: ул Луиза ханыма да, Хәсән Туфанга да сынмаска булышкан. Әлеге спектакл республикабызның кайбер районнарында күрсәтелле инде. Бүген 3 нче февральдә, татар телле версиясен Мөслим районының авыл мәдәният йортында тәкдим итәләр.
“Ерак йолдыз якты” спектакленең татарча версиясе Республика Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия гранты белән тормышка ашырылды.