“Созвездие – йолдызлык” арт-резеденциясендә татар әдәбияты классиклары язмышын һәм иҗатын чагылдырган чаралар үткәрелә башлады. Шундыйларның берсе “Сүнмәс йолдызлык” дип исемләнгән театраль тамаша. Монда тамашачы татар халкының бөек шәхесләре белән танышыты. Шуның дәвамы булып күптән тугел Хәсән Туфан тормышына багышланган “Свет далёкой звезды” спектакле премьерасы тәкъдим ителде. Спектакльнең мизгелләре алдагы язмада.
Премьерага чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов та бар иде.
Лайф
Сәхнә әсәре татар әдәбияты классигы Хәсән Туфан тормышы һәм иҗаты аша репрессияләрдән зыян күргән барлык иҗат әһелләренең язмышын чагылдыра. Яшьләрнең вакыт белән сыналаган шәхесләр иҗаты белән танышу, өйрәнү мөмкинлеге бик мөһим бүгенге көндә. Әлеге спектакль татар мәдәнияте хәзинәсенә безнең керткән бер өлешебез булыр дип ихластан хис – тойгыларын белдерде үзәк директоры.
“Созвездие – йолдызлык” иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча республика үзәге директорыДмитрий Туманов:
«Бүген Татарстан Республикасында татар мәдәниятенең бөтен элитасы да бар. 121 ел элек 9 декабрьдә дөнья татар халкына бөек шагыйрьне бүләк итә. 20 гасырның иң бөек шагыйре. Миңа калса. Бөек ата-бабаларыбыз тарихын сакламасак, киләчәгебез булмас иде. Соңгы ике елда алар минем әти белән дуслашып китәләр, һәм лирика китабын бергә язалар. Аның эшләре Аксубай районы музеенда саклана. Бу барлык борынгы бабаларыбызга, халкыбызга хөрмәт, бөек мәдәниятне саклап калу.»
Әсәрдә татар шагыйренең тормыш фактлары да тамашачыга төгәл җиткерелә. Хәсән Туфан шигырьләре әлеге спектакльдә зур роль уйнауын ачыклый куючы рәссам
Әсәл Исмәгыйлева Куючы рәссам
Хәсән Туфан язмышын укытучы буларак та, әтиемнең язмышы шагыйрьнеке белән бик охшаш булганлыктан да яхшы беләм. Чөнки әтием мәктәптә директор булып эшли, өстәвенә мулла гаиләсеннән ди Энҗе ханым Даутова.
Энҗе Даутова Ветеран укытучы
Спектакль рус телендә бара, киләчәктә татар телендә дә күрсәтелер дип ышандыра иҗат төркеме.
Алия Галиуллина, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары