Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары мәдәният учреждениеләренә бару өчен «Батыр» картасы буенча 27 меңнән артык билет алган. Җәй көне бу ярдәм чарасына ихтыяҗ ике тапкыр арткан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ташлама 45 дәүләт, муниципаль һәм шәхси мәдәният учреждениеләренә кагыла. Аларның исемлеге даими тулылана.
Шулай ук «Батыр» картасы буенча балалар 628 спорт дәресендә бушлай катнашканнар. Тренировкалар 30 спорт учреждениесендә оештырылган. Ташлама объектларга тренерсыз индивидуаль баруга кагыла.
Мобилизацияләнүчеләрнең, контракт белән хезмәт итүчеләрнең һәм үз теләкләре белән китүчеләрнең балаларына барлыгы 3417 «Батыр» картасы бирелгән, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының Социаль сәясәт идарәсендә.