Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү эшен Владимир Путин сигезенче составтагы Россия Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашуда билгеләп үтте:
Хәрби хәлнең үтә дә авыр һәм катлаулы шартларында эшләргә курыкмаган, үз тормышын, Россия мәнфәгатьләре өчен сәламәтлеген куркыныч астына куйган кешеләргә нинди тирән хөрмәт белән каравыбызны ассызыклау өчен бу эшчәнлекнең гадәттән тыш әhәмиятле өлкәсе, — диде дәүләт башлыгы.