Халкыбызның яраткан артистларының исемнәре мәңгеләштерелде. Казанда Татарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтов һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы булды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Хәлил Мәхмүтов, Исламия Мәхмүтова истәлегенә мемориаль такта ачылды
Мемориаль такта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының легендар артистлары яшәгән Жуковский урамындагы 9 йорт диварына куелды.
Татар театрының легендар артистлары Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовалар 50 елдан артык гомерләрен Кәрим Тинчурин театрына багышладылар һәм бик күп халык мәхәббәтен яулаган образлар тудырды. Мәшһүр гаилә династиясен бүгенге көндә кызлары Ләйсән, Лилия Мәхмүтовалар дәвам итә.
Истәлек тактасының авторы — сынчы Рөстәм Габбасов. Аның әлеге проекты Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы мемориаль такталар буенча комиссиясе тарафыннан сайлап алынган.
Фәннур Хәсәнов, Ленар Хәбибуллин Татарстан яңалыклары.