Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды, анда берничә инновацион проект каралды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Пропилен оксиды (ПО) алуның перспектив сәнәгать методлары турында КНИТУ-КХТИ гомуми химия технология кафедрасы мөдире Харлампий Харлампиди сөйләде. Сүз бик кирәкле продукт турында бара, ул полиуретаннар, гликолей, ПАВ, каучуклар, полиоллар, синтетик майлау материаллары алу өчен кулланыла. Илдә бердәнбер җитештерүче — «Нижнекамскнефтехим». Бөтен дөньяда төп җитештерүчеләр — Dow Chemical (АКШ, Германия), Lyondell (АКШ), Dow Chemical / BASF (Бельгия, Таиланд), Shell / BASF (Сингапур), Basell (Нидерланд), Repsol (Испания), BASF (Германия).
SUMITOMO CHEMICAL CO компаниясе пропилен оксидын кумола һәм пропилен гидропероксидыннан алганда ДМФК (диметилфенилкарбинол) гидрирлау стадиясенә кагылышлы ачык патент алган. Гидрирлауны уздыру өчен бакыр, никель, кобальт, палладий, цинк, хром һәм башка ныклы металларны куллану тәкъдим ителә.
Утырышта фенол, ацетон һәм пропилен оксидын уртак җитештерүнең принципиаль схемасы да тәкъдим ителде. «Без моны эшкә кабул итеп алачакбыз һәм сезнең белән хезмәттәшлек итәргә телибез», — диде Рөстәм Миңнеханов һәм химия тармагы предприятиеләренә, «ТАИФ» һәм «Татнефть» төркемнәренә бу теманы өйрәнергә тәкъдим итте.
Казан федераль университеты иярчен газны саклау һәм транспортлауның гидрат технологиясен эшләгән. Бу турыда КФУның кыен чыгарыла торган углеводородлар ятмаларын эшкәртү һәм эксплуатацияләү кафедрасы мөдире Михаил Варфоломеев хәбәр итте. Рөстәм Миңнеханов бу теманы бик перспектив дип атады, бу технологиянең куллану даирәсен өйрәнергә кушты.
Директорлар советы 28 майга билгеләнгән «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының гомуми җыелышын уздыруга бәйле мәсьәләләрне дә карады.