Россия Президенты Владимир Путин Казандагы 175 мәктәптәге атышны коточкыч фаҗига дип бәяләде. Ул гимназия укытучыларын һәм хезмәткәрләрен дәүләт бүләкләренә тәкъдим итәргә белдерү ясады. Укытучылар да, барлык хезмәткәрләр дә үзләрен каһарманнарча югары дәрәҗәдә профессиональ эш иттеләр, дип белдерде илбашы Хөкүмәт әгъзалары белән узган киңәшмәдә. Анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Хөкүмәт киңәшмәсе бер минут тынлык белән башланды. Казан гимназиясендә ату вакытында һәлак булганнарны искә алдылар. 9 кеше һәлак булган, 23 кеше зыян күргән. Владимир Путин гаиләләрнең кайгыларын уртаклашты. Ул гомерләрен куркыныч астына куеп башкаларны коткаручыларны бүләкләргә кушты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов күрсәтелгән һәм планлаштырылган ярдәм чаралары турында сөйләде. Һәлак булган балаларның 6 гаиләсе 1 миллион сум күләмендә акча алган. Зыян күрүчеләр өчен-400 һәм 200 мең сум күләмендә түләүләр дә күчерелә. Владимир Путин ярдәм чараларын киңәйтүне карарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бу мәсьәлә инде хәл ителә. Татарстан банклары һәлак булган һәм зыян күргән кешеләрнең гаиләләренә кредитларны каплау өстендә эшли. Шул исәптән ипотека буенча да.
Куркынычсызлык мәсьәләләренә аерым тукталдылар. Хәзер бөтен республика буенча мәктәпләр һәм балалар бакчаларын тикшерү бара. Владимир Путин шулай ук ил мәктәпләре иминлегенең бердәм таләпләрен кертергә һәм Россиядә корал әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.
Корал йөртергә рөхсәт бирүчеләрнең җаваплылыгына да кагылдылар. Росгвардия җитәкчесе Владимир Золотов дәүләт клиникалары өчен генә белешмәләр бирү хокукын калдырырга, психиатрларны контрольдә тотуны катгыйландырырга, корал сату яшен билгеләргә тәкъдим итте.
Илнең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткәнчә, Казаннан Мәскәүгә китерелгән биш баланың өчесенә операция ясалган. Икесе клиникаларда планлы терапия ала. Зыян күргән барлык укучылар да Россия шифаханәләрендә тернәкләнү узачак.