Бүген – Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне. Шул уңайдан республика Премьер-министры Алексей Песошин мөрәҗәгать белән чыкты. “Сугышчы-интернационалистлар үзләренең кыюлыгы, көчле рухлары белән Бөек Ватан сугышында каһарманлык күрсәтеп, җиңү яулаган ата-бабаларыбызга лаек булуларын раслады. Кайнар урыннарда хәрби бурычларын үтәгәндә 25 мең кеше һәлак булды. Кораллы бәрелешләрдә туганнарын, якыннарын, ышанычлы дусларын югалтучыларның кайгысын уртаклашабыз. Ватан хакына һәлак булучыларны хәтерләрдә саклыйк, исән килеш әйләнеп кайтучыларга хөрмәт һәм дан”, — диелә Алексей Песошин мөрәҗәгатендә.