Яшел Үзән районының “Маяк» спорт комплексы территориясендә «Кеше приюты»проектының беренче юбилеена багышланган, “ Йөгер! Ашат! Яшә! Дип исемләнгән хәйрия йөгереше узды. 1000нән артык катнашучы, 1000нән артык порция пылау, приз фонды 100 мең сум. Иң мөһиме, авыр хәлдә калганнарга ярдәм итү теләге. Ярышларда Яшел Үзән раойнындагы хәбәрчебез Айгөл Гатауллина да катнашты.
Вәлиулловлар гаиләсе-Айрат, Аделина һәм Алинә- йөгерергә дип Казан шәһәреннән килгән. «Кеше приюты» проекты турында бер ел элек белгәннәр һәм шунда ук меценатлар сафына кергәннәр. Аларга ул барлык конфессияләрне бер идея белән берләштерүе ошый — ярдәм итү.
Әнәс Бәширов Яшел Үзәнгә улын алып килгән. Аның өчен малайның балачактан ук янындагы кешеләрнең проблемаларына игътибарлы булырга, ачык йөрәк белән яшәргә өйрәнүе мөһим. Ә йөгерү аңа спорт талантын да күрсәтергә ярдәм итәчәк.
Ярышны Казанның «Меценаты» хәйрия җәмгыяте оештырды. Яшел Үзән эшкуарлары бу проектка актив рәвештә кушыла, ул аз керемлеләргә, пенсионерларга, күп балалы гаиләләргә, инвалидларга, янгыннан зыян күргәннәргә, йортсызларга түләүсез нигездә ярдәм итә.
«Кеше приюты» проекты Яшел Үзәнгә бер ел элек старт ала, павильон Татарстан урамында эшли. Монда кайнар төшке ашның төп тәэмин итүчесе — «Итле» компаниясе. Мохтаҗлар аны бик уңай кабул итә, ә тиздән тагын бер нокта Мирный микрорайонында да ачылачак.
Ярыштан соң бәйрәм кунакларын камыр ризыклары белән хуш исле пылау көтә, ә җиңү өчен бирелгән акчалар «Кеше приюты» проектында кулланылачак.
Айгөл Гатауллина, Юлия Озерова, Александр Федоров, Яшел Үзән районы