Татарстан Президенты башлангычы белән «Ярдәм янәшә»- «Помощь рядом» хәйрия акциясе дәвам итте — узган атнада Казанның ике йөздән артык гаиләсе азык — төлек җыелмалары алган.
Башкала мэриясендә узган экиҗәшмәдә шул хакта әйтелде. Акция 28 апрельдә Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча старт алды һәм дүрт этапта узды. 54 мең биш йөзгә якын азык-төлек җыелмасы таратылган. Аларны ялгыз пенсионерлар, үзмәшгульләр, күп балалы, уртача керемле гаиләләр алды. Азык-төлек китерүдә 800 дән артык волонтер, бизнес-берләшмә вәкилләре ярдәм күрсәтте.