Мәшһүр җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәйдәр Бигичевның арабыздан китүенә 13 ноябрьдә 25 ел тулды.
Хәйдәр Бигичев -Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет Академия театрының әйдәп баручы опера солисты иде, ул композиторлар һәм халык җырларын югары дәрәҗәдә башкарып, тамашачылары күңеленә мәңгегә кереп калды. Бүгенге актуаль әңгәмә сәхифәсендә Халидә һәм Рәйханә Бигичевалар абыйлары турындагы истәлекләре белән уртаклаша. Әңгәмәне Ания Гыйбадуллина алып бара.