Чыгарылышыбызыны һава торышыннан башлыйбыз. Гыйнвар ае тәмамланырга да берничә көн калып бара. Ул бураннары, карлары белән истә калыр. Бүген 25 нче гынварда кар яуса, җәй яңгырлы булыр ди халык сынамышлары. Ә синоптиклар атна ахырына кадәр республикада урыны белән кар явуы ихтимал дип фаразлый. Бүген көндез һава температурасы 9 градус салкын булып дип көтелә. Җил көняктан секундына 11 метр. Юлларда бозлавык саклана.
Исегезгә төшерәбез, Казанда «Буран» планы атна ахырына кадәр озайтылды. Кар яву нәтиҗәләрен бетерүгә юл һәм торак предприятиеләрнең барлык көчләре юнәлтелгән. Шәһәр юлларын чистартырга көн саен 1100 берәмлек техника чыга.