Көзге табигать белән сокланырга менә дигән мөмкинлек. Азнакайның «Парус» спорт-техник базасында район укытучыларының туристик слеты узды. Тулырак алдагы язмада.
Азнакай педагоглары белем йортларын калдырып торып, табигать кочагына килделəр. Уку əсбапларын-спорт снарядлары, туризм жиһазлары алыштырды. «Парус» спорт-техник базасында укытучыларның туристик слеты зур жанлылык белəн башланды.
Азнакайның «Парус» спорт базасы кырмыска оясын хəтерлəтте. Кемдер аркан буйлап үрмəли, кемдер бау белəн шуыша, бүрəнəдə ярыша. Ə инструктор аңлатмаларын биреп, ярышучыларны жанландырып тора.
Бер якта житезлек,осталык сыналса,икенче якта учакта кайнар кыр ашы пеште, самоварда урман чəе кайнады, шул ук вакытта гитарада уйнап жырлар да яңгырады. Кыскасы, педагоглар слеты экстремаль шартлардагы ярыштан күңелле ял кичерешлəренә ялганды
Ләлә Зәйнуллина, Əлфия Иксанова, Рамил Исламов Татарстан яңалыклары өчен Азнакай районыннан.